Главная » 2011 » Май » 25 » Безнең заман «стилягалары»
15:26 Безнең заман «стилягалары» |
| Нәрсә генә кыландырмыйлар бүгенге көндә. Күңел ачу индустриясе чәчәк ата, төрледән-төрле кичәләр оештырыла: гангстерларча, Гавай утравындагыча, ковбойларча, грекча (Аллалар дөньясы), Хэллоуин дисеңме, Шәрык әкиятенә, стилягаларга, борынгы чорга багышланганнары була, теплоходта, лимузинда, яхтада, йокы киемнәреннән үткәрелә торганнары мәгълүм. Мин менә стилягалар турындагысын сөйлим әле. Беренче тапкыр мин бу сүзне "Шәһри Казан” гәзитендә эшләгәндә ишеттем. Салат төсендәге пинжәк кигән ир кешегә карата әйттеләр бу сүзне. Ләкин ул чакта моңа әллә ни игътибар бирмәгән идем. 2009 елда кинопрокатка чыккан "Стиляги” фильмын караганнан соң, боларга карата кызыксыну уянды. Бу фильм да, анда сурәтләнгән стиляги юнәлеше вәкилләре дә бик ошады миңа. Совет чорында хөрлек, индивидуальлек өчен көрәшкән яшьләр турында иде ул. Соры җәмгыятьтә һәрбер яңалык каршылыкка очрый. Ә яңача киенергә, биергә, музыка тыңларга теләгән яшь буын үзләренчә яшәү хокукы өчен көрәшә. Аларда булган матурлыкка омтылу, көчле максатчанлык җәлеп итте мине. Күңел кытыкланды бит шулай киенергә. Ләкин тик торганда алай бизәнеп-ясанып чыгып булмый бит инде, ниндидер сәбәп кирәк. Ниһаять, ул көннәр килеп җитте!.. Соңгы елларда ретро-стиль модада. Шул исәптән стилягалар да популярлашып китте. Төнге клубларда, кафеларда стилягаларга багышланган кичәләр үткәрелә башлады. Шуларның берсенә мин дә эләктем. Язгы бер кичне "Штат 51” клубында дресс-кодка буйсынып, шулай киенеп киләсе дип игълан ителгән иде. Һич уйламаган җирдән, шул көнне генә ишеткән килеш, кичен эштән кайтып, тиз генә кием-салымнарымны бер-берсенә яраклаштырып, стиляга ясап куйдым үземнән. Шунысын әйтми булмый: яшәү урынын алыштырырга җыенганга, өйдә бөтен әйберләрем төенчекләргә тутырып, скотч белән яхшылап уралган иде. Ләкин теләк көчле булса, берни каршылык була алмый икән. Төшке аш вакытында шәһәрнең үзәгендә урнашкан сәүдә комплексына барып, алсу перчатка һәм кызыклы гына брошка эзләп таптым. Ябыштырырга дип ясалма тырнак, аны буярга лак та сатып алырга өлгердем. Өйгә кайткач, күпсанлы пакетларымны янәдән кубарып актарынырга да иренмәдем. Ачылу вакыты җиткәч, сәгать 11дә клуб ишеген шакыдык, фейс-контроль үтәргә кирәк бит. Ишек ачылуга: "Я – чувиха!!!” дидем мин. Ләкин бу амбал "Стиляги” фильмын карамаган булып чыкты. Күз карашыннан аңлашыла, стилягалар сленгында егетләрне чувак, кызларны чувиха дип атаудан хәбәрдар түгел. Без дүрт кыз килгән идек, шуларның берсе: "Нигә сүзне хулиганский телдә башлады инде, бу клубка точно кертмиләр болай булгач”, – дип шүрләп куйган хәтта. "Штат 51”ның сакчылары монда килгәннәрне ошыйсың-ошамыйсың принцибына нигезләнеп сайлый. Суык бит, ә мин перчатка кимәдем, чөнки ясалма тырнакларым Фредди Крюгерныкы сыман озын. Тагын бер кат шакыгач, икенче сакчы пәйда булды, анысы минем "парольне” аңлады. Икебез стиляга булып киенгән идек, безне керттеләр, икебез урамда калды. Мин "31 штат”та беренче тапкыр. Иртә булганга, кеше җыелмаган әле, берәм-сәрәм генә йөриләр. Башта юлдашым белән рәхәтләнеп фотосессия ясадык, стенага сурәтләнгән Мэрилин Монро һәм Дядюшка Сэмның да тынычлыгын бозып алдык. Аннары мин танцполга кереп киттем. Күзәтәм. Экранда "Стиляги” фильмыннан өзекләр күрсәтелә. Өстәлләрдә ике ярымшәрә кыз бии. Халык җыела башлады, ләкин бөтенесе диярлек гадәти киемнән. "Һәй, монда җыен "жлоб” икән”, – дип мыгырдандым, тәмам рольгә кереп китеп. Кичә башланып китте, болай кызык түгел лә инде, мин көткәнчә булмады!.. Аллы-гөлле төркем күзне камаштырыр дип өметләнгән идем. Җырларны чиратлаштырып куялар, бер заманчаны, бер 50-60 еллар шлягерларын. Танышымның танышы өстәлде, ул кара күлмәк кигән дә муенына кызыл атлас тасма бантиклап куйган. Бөтенләй үк стиляга түгел инде дә, шулай да без хәзер өчәү булу күңелгә җылылык өстәде. Стилягаларча биергә керештек. Дөресрәге, шуларча кыланырга тырыштык. Бу минутларда игътибар үзәгендә идек, елмаюлы карашлар тойдык. Кайберәүләр безне махсус шушы кичә өчен киендерелгән клуб хезмәткәрләре дип тә уйлады бугай әле. Шулай сәгать бергә кадәр күңелемне ачарга тырыштым, ләкин барып чыкмады. "Стиляга булып киенгәннәр берәр спиртлы эчемлеккә заказ бирә ала, клуб сыйлый”, дип игълан итсәләр дә, сорыйсы итмәдек. Мохит тә мин теләгәнчә булмады, иртәгә бик иртә торып, әйберләремне күчерәсе бар дигән уй да миемне бораулап торгач, кайтырга җыена башладым. Кыяфәтемне әйбәт ясасам да, эчке халәтемне көйли алмадым, төенчекләрем янына кайтып яттым. Аның каравы, истәлеккә фотога төштем һәм шушы статьяны язып утырам бит әле. Моңарчы ишеткәннәремә өстәр өчен, интернетта казындым. Анда тапкан материаллар муеннан, барысын да сөйләп, сезне ялыктырасым килми. Алар белән кыскача гына таныштырам. Стиляги юнәлеше СССРда 1940 елларның икенче яртысында барлыкка килә. Башта алар попугай сыманрак кычкырып торган кәмит киемнәр кигән, үз-үзен тотышлары да сугыштан соңгы җәмгыятькә протест буларак бәяләнгән. Шул сәбәпле рәсми тәнкыйтьләү һәм эзәрлекләү объектына әйләнгәннәр. Стиляга күзгә бик нык бәрелеп торган шул – шакмаклы, бик ачык төстәге пинжәкләр, дудочка-чалбарлар, чалбар астыннан бөтенләй башка төстәге оек күренеп торырга тиеш, чәчне бриолин белән күтәреп эшләгән кок, кычкырып торган макияж, сыланып торган яисә бик нык күпереп торган катлы-катлы итәк. Боларны урамга киеп чыгу өчен зур кыюлык кирәк булгандыр. Кию – бер нәрсә, ә аларны табу тагын да авыррак. Яшереп кенә, бик кыйммәткә сатканнар ул чакта капиталистик илләр тауарын. Күз алдына китерә аласызмы, кәҗә маең чыкканчы эшләп, берәнтекләп җыйган акчаңа шушыларны ал да, көннәрдән бер көнне дружинниклар килеп, шуларны тураклап атсын әле! Юләрләнерсең! Җитмәсә, шушы адымың өчен укудан, комсомол сафларыннан да куып чыгарырга мөмкиннәр. 60 елларга таба стилягалар үзгәрә башлый, андый ук "саташкан” кыяфәтле булудан туктыйлар. Киемнәре башкаларныкыннан аерылып тора, ләкин ыспайлыгы белән аерыла. Үз чиратында, стилягалар да төркемнәргә бүленә башлый. Америка Кушма Штатларыннан үрнәк алучылар "штатниклар” дип атала, Финляндиядән кайтарылганны киючеләр "финики”, немецларга охшарга тырышучылар "бундеслар” дип йөртелә. Тыңлаганнары – буги-вуги, твист, блюз, ритм-н-блюз, караган фильмнары – "Серенада солнечной долины”, "Девушка моей мечты”, "Тарзан”, "Джордж из Динки-джаза”, "Судьба солдата в Америке”, "Бабетта идет на войну”. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: киенү рәвешенең яхшы якка үзгәрүе чит ил киноларының үтеп керүенә бәйле. Шуннан күреп, болан рәсеме төшерелгән свитерлар кия, тар галстуклар йөртә башлыйлар. Кызлар андагы героинялар Бриджит Бордо, Марика Рёкка охшарга тырышып, чәчләрен өскә өеп, бантиклап куярга өйрәнә, эшләпәләргә ияләшә. Шпилька үкчәле туфли, челтәрле оек киеп, шундый матур, оригиналь булып йөргәннәре өчен гүзәл затларны да җәзага тартканнар, дружинниклар аларның чәчләрен кискән. Ә кыска чәчле хатын-кыз шундук кимсетү объектына әверелгән. Стиляги терминының кайчан барлыкка килгәнен төгәл генә беркем дә әйтә алмый. Халык теленә аны джаз уйнаучы музыкантлар керткән дигән фикер яши. Чит ил манерасында уйнауны үзара "стилять” дип әйткәннәр. Тора-бара вакытлы матбугатта аларны стилягалар дип атаган язмалар күренә башлый. Ильвина (җырчы): Стилягалар турында әллә ни күп сөйли алмыйм, чөнки мин хәзерге заман кешесе. Аңлавымча, алар аллы-гөлле итеп киенгән, шат күңелле, үз максатларына ирешүчән кешеләр. Үзем дә шаян һәм позитив кеше булганлыктан, аларга карашым уңай. Былтыр туган көнемне үзенчәлекле итеп үткәрергә булдым, шуңа күрә стилягалар стилендә булды ул. Кунакларыма аларча киенеп, чәчләрен күпертеп килегез, дидем. Бик күңелле килеп чыкты. Стилягаларның җырлары бик шаян, рәхәтләнеп биедек. Минемчә, кәефеңне күтәрү өчен шул җырларны кушып җибәрү дә җитә. Мин күңелле, бәхетле тормыш яклы. Стилягалар миндә нәкъ шундый ассоциация тудыра да инде. Дилә Нигъмәтуллина (җырчы): Стилягалар стиле минем иҗатымда да чагылыш тапты. «Син булсаң» дигән җырыма аранжировканы буги-вуги рәвешендә эшләдек. Җырны сәхнәдә башкарганда ярдәм итүче «Ангелы» бию төркеменең дә стиляги костюмнары бар иде. Шуңа күрә клип төшергәндә озак баш ватмадык, стилягалар белән бәйләргә булдык. «Стиляги» фильмын бик ошаттым. Кызганыч ки, кинотеатрга барып булмады, дискын сатып алдым. Аның каравы, дүрт тапкыр рәхәтләнеп карадым. Аеруча андагы җырлар, музыкаль бизәлеш ошады. Әлеге фильмның музыкаль продюсеры – Константин Меладзе. Ирем Марат белән без аның проектларын гел күзәтеп барырга тырышабыз. Стилягаларны ул заманнарда бик өнәп бетермәгәннәр. Хәзерге попсаны тәнкыйтьләгән кебек, ул вакытта да яратучылар да, яратмаучылар да җитәрлек булган, минемчә. Һәр заманның үз яңалыклары, үз каршылыклары инде. Ни генә дисәң дә, стилягалар чоры тарихта җитди эз калдырган. Шаккатыргыч күренеш, нәзакатьлелек өлгесе буларак кабул ителә алар. Рафаэль Шәрифуллин, «Хат» төркеменең продюсеры: Репертуарыбыздагы «Хыяллар якыная» җырын ун ел элек яздык. Илнур Якуповның иҗат җимеше ул, твист манерасында эшләнгән бердәнбер җырыбыз. Чыннан да, хәзер стиляги темасы бик актуаль, музыкада да, киенү рәвешендә дә. Җырга клипны 2009 елда төшердек, аны безнең сайтка (www.xatrecords.ru) кереп карарга була. Берничә ел элек прокатка чыккан «Стиляги» фильмын бик уңышлы проект дип саныйм. Ул 50 елларда Советлар Союзында пәйда булган иң шау-шулы күренеш, юнәлешне кемнәреңдер күңелендә яңартты, яшьләр арасында популярлаштырып җибәрде. Стиляга дигәндә мин мода буенча киенгән, ниндидер үзенчәлек уйлап табып, игътибарны җәлеп итә торган кешене күз алдында тотам. Нинди генә заманда да, башкалардан аерылып тору җиңел нәрсә түгел, әлбәттә. Ул чорда бигрәк тә хәтәр булган бу. Рәйсә Борһаниева, "Кәеф ничек?" гәзите <img alt="" src="/49929125.jpg" width="352" height="263"> Прикрепления: Картинка 1 |
|
|
| Всего комментариев: 2 | |||
| |||
Форма входа
меню раздела
Моя страница
Мини чат
новые пользователи
опрос
Выйти в люди
Наши партнеры
Статистика
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0





