13:15 ҖИДЕНЧЕ СИМФОНИЯ, ЯКИ ГАШЫЙКЛАР КӨНЕНДӘ ЮГАЛГАН МӘХӘББӘТ | |
| Шәм һәм күбәләк мәхәббәте Йөрәк формасындагы открыткалар кайсы дәфтәрен ачса, шуннан коелды. Флеш-картаның хәтер сыйдырышлыгы бетте дип кисәтте телефон. Һәр шалтыратуны кемнән булуын зур дулкынлану белән карады Ләйлә. Тик Аныкы булмагач, әллә ни исе китмәде. Бүген бөтен танышлары аны Гашыйклар көне белән котлады, һәрберсе саф мәхәббәт теләде, тик җаваплы булсын дияргә генә исләренә килмәде ,бугай. Һәр килгән смсны күбесен укымый, сызып ташлый, шалтыратуларның сирәгенә генә җавап бирде. Тик ул көткән кеше генә никтер шалтыратмады. Әллә оныттымы аның турында? Юк, әлбәттә шалтыратачак! Шалтыратачак һәм мин синсез яши алмыйм икән, әйдә, барысын да яңадан башлыйк, диячәк. Күңел дигәне, учакка очкан күбәләк инде менә. Янасын белми кабат шунда оча. Шәрыкъ әдәбиятендә сурәтләнгән шәм һәм күбәләк мәхәббәте шулайрак буладыр инде. Тик Ләйләнең бу хакта ишетәсе дә килмәде. Аның күңелендә бүген акыл белән йөрәк иртәдән бирле талаша, сүзгә килгән ир белән хатын диярсең. Тик бүген Ләйлә күңелендә йөрәк, бары тик йөрәк кенә хуҗа. Мондый көндә дә акыл белән горурлыкны тыңлап йөрсәң, ялгыз калганыңны да сизмәссең. Телефонда Җиденче симфониясе яңгырады. Ах, бу Җиденче симфония. Ул бары тик Раил шалтыратканда гына уйный. Күңелнең әллә кайда еракта, инде бетте дигән хисләрен кабат дөрләтеп җибәрә. Йөрәк бер мәлдә ни эшләргә белми аптырап калды. Ни эшләргә: алыргамы, алмаскамы? Тиле кыз, күпме көттең шалтыратуын, ал тизрәк! Ләйлә бар көчен җыеп, берни булмагандай “Алло!” диде. Таныш тавыш, таныш сүзләр... Хыялый кыз көткән сүзләр үк булмаса да, сүнеп бетмәгән учакны дөрләп яндырырга әллә ни көчле булмаган җил дә җиткән кебек, Ләйләгә дә бу шалтырату җитә калды. Димәк, Гашыйклар көненә багышланган дискәтүктә алар күрешәчәк һәм аңлашачак. Моннан соң Ләйлә үз хаталарын кабатламас. Раил турында сөйләнгән гайбәт сүзләргә дә ышанмас, “Бу дөресме?” дип кадерле кешесен битәрләмәс тә... Бүген барысы да башкача булачак, бүген барысы да җайланачак. Төтеннәнме күз яшьләре? Ниһаять, көтелгән вакыт килеп җитте. Ләйлә дус кызлары белән инде төнге клубта. Ул да монда дуслары белән. Алар арасында, Ләйләнең сыйныфташы Айсылу да бар. Ул тырыша-тырыша Раилгә төремдәше Эльвираны “тага” . Кемдер әйтсә, Ләйлә мөгаен моңа ышанмас иде. Чөнки Айсылу миңа беркем карамый дип елап йөргәндә, аны Раилнең дусты Илназ белән таныштырды. Ачуланышкан чакларында дуслаштыручы да үзе иде. Ә бүген Айсылу аның бәхетен җимерә. Барысына да Айсылу гаепледер кебек тоелды. Раил теләмәсә, аны беркем дә мәҗбүри рәвештә берәү белән дә таныштырмас иде дигән уй Ләйләнең башына да кермәде. Кеше шулай һәрчак үзе теләгәнгә ышанып йөри инде ул. Ә Раил Эльвира белән бик теләп танышты. Парлы биюгә чакырды. Күзләренә ягымлы карап, нидер пышылдады. Алай гына да түгел, ул аны иреннәренән үпте. Ләйлә үз күзләренә үзе ышанмады. Ул монда башка тора алмады. Аның тамагында төер, күзләрендә яшь бөртекләре килеп тыгылды. Аның өстенә бөтен дөнья ишелгән кебек булды. Берәү дә аның елаганын күрергә тиеш түгел. Барысы да аны көчле итеп күрергә ияләнгән. Ләйлә кызлар бүлмәсенә кереп бикләнеп, үзе генә калып, озак кына елады. Артыннан кергән дус кызларына тәмәке төтененнән күзләрем әчетә дип алдады. Хәер, алар болай да барысын да аңлаган инде. Дөнья кысан Ләйлә бар көчен җыеп янә танцполга чыкты. Үч иткәндәй, янә парлы бию куйдылар. Ләйлә күзләре белән тагын Аны эзләде, ә Ул кабат башка белән. Шулчак Ләйлә үзенә кемнеңдер дәшүенә айнып китте. “Минем белән биергә ризалык бирсәгез, миннән дә бәхетле кеше булмаячак,”- дип елмайды таныш түгел чибәр егет. Хәер, бу минутта аның кем, нинди булуы Ләйләгә барыбер иде. Бәлки башка белән күрсә, Ул игътибар итәр дипме килеште Ләйлә. Санаулы секундлар эчендә алар да башка гашыйклар төсле парлы биюдә әйләнде. Янәшәдә Раил кочагында Эльвира. Ләйләнең йөрәге көнләшүдән чак ярылмады. Яңа танышы Ләйләгә үзе турында сөйли үк башлады. Исеме Илгиз. Энергоинститутта быел соңгы елын укуын сөйләде. Ул Ләйләне моңарчы күп тапкыр күргәне барлыгын әйтте. Илгизнең УНИКСка тренажер залына йөрү вакыты Ләйләнең физкультура дәресләре белән туры килүен сөйләде. Дөнья кысан, диюләре дөрес икән. Еш кына Ләйләне күрсә дә, янына барып танышырга җай туры килмәгән икән. Тагын әллә ниләр сөйләде Илгиз. Бу җыр да Ләйләгә гадәттәгедән бик озын тоелды. Илгизнең монологы да эчен пошырды. Ниһаять, җыр бетте. Ләйлә рәхмәтен әйтеп саубуллашып китеп үк барды. Дус кызлары Ләйләнең искиткеч чибәр егет белән танышуына сөенде. Бөтен кешене парлаштырып йөрүче Ләйлә дә, ниһаять, үзенә лаеклы кеше белән очрашырга тиеш дип санады алар. Ә бу Һәр итәк артыннан йөгерүче җилбәзәк Раил аңа бөтенләй дә туры килми дип “карар” кабул итеп, Ләйләнең мәхәббәтенә Ясин чыгарга ашыкты дуслары. Яратып китеп китеп кара Тиздән бу ямьсез спектакльда бернигә исе китмәүче ролен башка уйный алмавын аңлады кыз. “Без үз-үзебезне генә уйный алабыз. Калган рольләр инде алынган”, - дип заманында Шекспир ук язып калдырган. Ләйлә дус кызы белән өенә кайтырга чыкты. Кайда караса, шунда Раил балкыды. Менә инде ул икенче кыз белән телефон номерлары алмаша. Мөгаен, аңа да Ләйләгә әйткән сүзләрне сөйлидер. Шулчак Ләйлә Раил турында сөйләнгән сүзләрнең нахак сүз түгел, ә чынбарлык булына төшенде. Ә үзе аның меңнән бере булганлыгын аңлады. Ләйлә үзен беркайчан да бу кадәр бәхетсез хис итмәгән иде. Бу мизгелдә аның хыялында яшәгән Раил белән чынбарлыктагы җилбәзәк егетнең җир белән күк кебек икесе ике төрле булуы ачыкланды. Пальтосын алырга киткәндә артыннан Илгизнең үзе артыннан чыгуын күрсә дә, Ләйлә сизмәгәнгә салышты. Тик Илгиз дә җебеп төшүчеләр рәтеннән түгел икән. Дус кызы белән кайтырга ашыккан Ләйләне куып җиттеп, кайтарып куярга тәкъдим итте. Ләйлә мөмкин кадәр йомшаграк итеп “юк” дип әйтергә тырышканда, дус кызы Гөлназ без каршы түгел, дип елмайды. Гөлназның бик нык Ләйлә янәшәсеәдә ышанычлы егетне күрәсе килә иде. Аңа нигәдер бу роль Илгизгә килешер төсле тоелды. Илгизнең машинасындагы радиоалгычтан салмак кына җыр яңгырады: Егет Ләйләнең телефон номерын сорады, дустының тагын юк диюеннән куркыпмы, Гөлназ шул ук секундта аның телефонын әйтеп салды. Ләйлә бит үз-үзенә шалтыратмый, шуңа аның номерын мин ятлыйм дип шаяртты. Илгиз бу мизгелдә бәхетле иде. Ул бу көнне Ләйләне беренче көн спорт залда күргәннән бирле көтте. Хәер, бу көнне Ләйлә дә зур өметләр белән көткән иде. Аңлашылганча, Илгиз белән танышу өчен түгел. Ә Раил белән араларны җайлау өчен. Кызлар йокларга ятты. Илгиз тыныч йокы теләп, смс җибәрде, Гөлназ аңа Ләйлә булып җавап язды. Шул уңайдан Илгизнең менә дигән егет булуы турында “лекция укып” алып, ә Раилне инде күптән күңелдән сызып ташларга кирәклеген сөйли-сөйли йокыга китте. Мендәр елады Табигый ки, Ләйләнең күзенә йокы кермәде. Ул инде моңарчы тыелган күз яшьләренә дә ирек бирде. Бары тик мендәре һәм тәрәз пәрдәләре аша караган салкын ай гына бу төндә күпме күз яше түгелгәнен белде. Менә сиңа Гашыйклар көне, менә сиңа Мәхәббәт... Бу көндә ялгыз җаннар һичшиксез үзенең икенче яртысын очрата диюләр дә әкият икән. Әнә шундый уйлар өермәсе тынгылык бирмәде кызга. Сәгать телләре иртәнге дүртне күрсәткәндә телефонда кабат Моцартның Җиденче симфониясе яңгырады. Кабат ул... Берни булмагандай, Ләйләнең башка егет белән кайтып китүенә бик нык үпкәләгәнен белдереп, Раил шалтыратты. Ә булган хәлләргә аның бернинди дә катнашы юк, барысына да муенга асылынучы кызлар үзләре генә гаепле, дип аңлатты. Мәхәббәтнең генә түгел, оятсызлыкның чикләре булмый икән, дип уйлады Ләйлә. Тик берни дә әйтергә теләмәде. Чөнки инде бу мизгелдә сүзләрнең, ә бәлки хисләрнең дә кыйммәте дә, мәгънәсе дә калмаган иде. Йоклыйсым килә, саубул, - диюдән артык сүз әйтә алмады ул. Ниһаять, яңа көн туды. Тәрәзәдән салкын ай урынына ягымлы кояш елмайды. Ләйлә урынын җыйды. Гөлназ чыланып беткән мендәрне күреп, “еладыңмы?” диде. Ләйлә елмаеп, әдәби әсәрләрдә еш әйтелә торган сүзләрне кабатлады. ...Мендәр елады. Менә Илгиз дә уянып, аңа хәерле иртә теләде. Ләйлә бик теләп җавап язды. Шулай итеп алар укудан соң, шугалакка барырга сөйләште. Илгиз үзен озак көттермичә подъезд төбенә үк килеп туктады. Кыз тимераякларын алып, аның янына йөгереп чыкты. Ишекне ачу белән егетнең кулында нәкъ менә Ләйлә яраткан лилия чәчәкләре белән төрле төстәге шарларны күреп исе китте. Бу мәлдә Илгизнең күзләре ихлас нур балкытып елмая иде. Шулчак кабат телефонда Моцартның Җиденче симфониясе уйный башлады. Тик бүген ул кичәге кебек күңел кылларын тибрәтеп, алыргамы, алмаскамы дигән шикләр уятмады. Кыз икеләнүләрсез телефонын сүндереп куйды. Шулчак Ләйләнең күнелендә таныш шагыйренең таныш шигыреннән таныш юллары исендә яңарды... Мәңгегә ачылмас сер үзем, Лилия Кадыйрова Прикрепления: Картинка 1 | |
|
| |
| Всего комментариев: 0 | |
| Шоу-бизнес [26] Что творится в татарском шоу-бизнесе |
| Новости [22] |
| Между нами, девчонками [28] Секреты, советы, "сплетни", слухи |
| Концерты, мероприятия [5] Тут вы можете ознакомится с афишой, а так же заказать билеты. |





