Мин татарча сөйләшәм! - 28 Марта 2010 - Сайт для девушек
Главная » 2010 » Март » 28 » Мин татарча сөйләшәм!
22:55
Мин татарча сөйләшәм!
Мин – татар! Һәм бу сүзләрне мин олы горурлык белән әйтәм, чөнки минем милләтем - бик бай тарихлы милләт. Бу фикерләрне бик шовинистик яңгырый дип уйлый күрмәгез. Юк, минем башка милләтләрне кимсетеп, үземнең халкымны иң югарыга куеп әйтүем түгел. Һәрбер кешегә үз милләте кадерле, якын. Ләкин минем төп темам булып бүгенге көндә татар теленең әһәмияте, торышы хакында булыр. Нинди хәлдә соң безнең телебез? Безнең заманда татар теле үзенең дәрәҗәсен югалта бара. Һәм бу күренешне хакимиятебезгә, депутатларга сылтарга кирәкми. Гаеп безнең үзебездә, әйе, нәкъ шулай. Бүгенге көндә татар кешеләре үзләре үк телләрен оныта, татар телендә сөйләшүне оят итеп кабул итә. Мисал итеп, мин үземнең студент тормышымда булган вакыйгаларны китерә алам. Иртә белән, аудиториягә килеп керешкә, татар студентлар үзара "Приветик! Как хәлләр?” диеп исәнләшә. Үзебезнең әңгәмәдәшебез татарча аңлый һәм сөйләшә алса да, без аңа рус телендә эндәшәбез. Ни өчен? Чөнки бу – "круто”. Менә тагын бер мисал: "Айгөл, син сегодня сөйлисең, да? А то мин ваще не успела эшләргә”. Андый җөмләләрне ишетү баштарак, Казанга килгәч тә, миңа бик авыр булды. Ләкин тора-бара ияләштем. Хәтта үземнең сөйләмем дә шундыйга әйләнде. Искә төшкәч, мин бу гадәтемне бетерергә тырышам. Шулай да, саф татар җөмләләре төзи алганыма шатланам. Кайвакыт уйланып куям, тора-бара ниләр булыр икән? Безнең балаларыбыз телебезне саклый алырмы икән? Белмим...
Казан – татарларның милли үзәге. Шәһәр урамнарында кешенең татарча сөйләшкәнен ишетү мөмкин түгел. Транспортта әби-бабайлар гына сөйләшсә инде. Аларны ишеткәч, ирексездән башым шул якка борыла. Гел рус телендә сөйләшәләр, кибетләрдә, күңел ачу урыннарында татар теленең эзе дә юк. Үз телемдә дәшсәм аңламыйлар, кызганыч.
Бу аяныч күренешнең сәбәпләрен эзлим. Минем фикеремчә, төп сәбәп – гаилә тәрбиясе. Гаиләдә туган телгә нинди мөнәсәбәт булса, балада шул тәрбияләнә. Әти-әни кечкенәдән туган телне өйрәтергә тиеш. Тагын бер җитди сәбәп – кеше үзе. Заманага иярәм дип, рус телендә вата-җимерә сөйләшү – бик ямьсез күренеш. Кайвакыт мин үзем дә шушы кешеләр исемлегенә керәм.
Тагын бер кызыклы фактны әйтмичә калдырганмын икән. Казанда яши башлагач, минем рус телле танышларым артты. Шулар белән аралашу вакытында, мин бик кызык бер нәрсә белдем: аларның 90%ы татарча аңлый, белә булып чыкты. Хәтта рус милләтеннән булган кешеләр дә мине, татарча эндәшкәч, аңладылар (татар кешеләре белән еш аралашу йогынты ясагандыр, күрәсең). Димәк, кешеләрнең күбесе татарча аңлый. Кызык өчен, автобуста билет сатучыга татарча эндәшеп карагыз әле?! wink
Бәлки сезгә минем бүген күтәргән мәсьәләне кабул итү бик авыр булыр, ләкин, минемчә, язылган сүзләрем һәрбер татар кешесенә кагыла. Дуслар, уйланыйк әле. Татар теле кирәк түгел дигән фикер – ялгыш фикер.
Минем Сезгә бер тәкъдимем бар: хәзер мин татар телен белүнең өстенлекләрен язам, һәм сез дә, үз чиратыгызда, мисалларыгызны язарсыз.
1. Татарстан президенты булу өчен, ике дәүләт телен дә (татар һәм рус телләрен) камил белергә кирәк.
2. Сезнең язмышыгыз татар кешесе белән бәйләнсә, аның белән татарча сөйләшү өчен. (я булмаса әти-әнисе белән танышканда)
3. Татар җырларын тыңлар өчен.
4. Татар театрына барып ял итү өчен.
5. Авылдагы әби-бабагызга шалтыратып, хәлләрен белү өчен.
6. Сезгә кирәкле информация татар телендә булган очракта һ. б.
Сездән дә мисаллар көтеп калам!!!

Просмотров: 853 | Добавил: @AIGUL@ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 2
0  
2 Альбина   (06.04.2011 18:43)
Кызлар мина булышыгыз эле,русча текстны татарчага тэржемэ ясагыз эле..((

0  
1 Гөлүсә   (28.03.2011 19:58)
Татар теле- безнең туган тел. ул буыннан буынга тапшырылып килгән һәм безнең телебез- ул мирас. Аны саклау безнең бурычыбыз!

Имя *:
Email:
Код *:
Форма входа
E-mail:
Пароль:
меню раздела
Шоу-бизнес [26]
Что творится в татарском шоу-бизнесе
Новости [22]
Между нами, девчонками [28]
Секреты, советы, "сплетни", слухи
Концерты, мероприятия [5]
Тут вы можете ознакомится с афишой, а так же заказать билеты.
Моя страница
Мини чат
200
опрос
Какая песня из репертуара Айгуль туташ понравилась?

Всего ответов: 110
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0