Главная » 2011 » Август » 10 » "Сагынырсың - мин булмам"
14:55 "Сагынырсың - мин булмам" | |
| Печән өсте җитте. Бөтен кеше печән¬дә, Булат та ял алып кайтты. Сөмбел белән Әлфис өйдә калды. Тавык чүпләсә дә бетми торган йорт эше Сөмбелгә өелде, ул хәленнән килгәнчә эшне җиренә җиткереп эшләргә тырышты. Байрасның ай буе кайтканы юк, аны кайсыдыр авылга көзге урып-җыюга җибәргәннәр, ахры. Кыяр-помидор, алмалар өлгерә башлады. Сөмбел көне буе бакчада мәш килә, улы шунда бишегендә ята. Кайнатасының бакчада бишек көйләве бик яхшы булды. Музыка астында Сөмбел бакчада ашын да пешерде, керен дә юды. Бакча Сөмбелгә аның өчен генә ясалган оҗмах почмагы кебек тоелды. Ул утырткан чәчәкләр, бигрәк тә койма буендагы дәлияләр эре-эре чәчәк атты. Печәнчеләргә кичке ашны бакчада әзерли, күңелләрен күрә, кич белән гөрлә¬шеп чәй эчәләр. Аның бакчасына күршеләре дә кереп чәй эчәргә ярата. Гөлфия апа килене булуга сөенеп бетә алмады: печәннән арып кайтуга, аш пешкән, мунча ягылган, сыер савылган, бар да тәртиптә. Кайтып ашап-эчәләр, туйганчы оныкларын сөяләр дә ятып йоклыйлар. Гөлфия апаның үз гомерендә беренче тапкыр шулай рәхәтләнеп печән эшләве иде. Кечкенә генә Сөмбел барысына да ничек өлгерәдер, ашларны да бик тәмле әзерли. Барысы яхшы кебек, ләкин шулай да аларны билгесезлек борчыганы сизелә. Булат белән Сөмбел сөйләшми, бергә йокламыйлар. Иртән йокыдан торгач, Гөлфия апа өметләнеп, Сөмбел янындагы урынга карый. Юк шул, Булат урынында Әлфис, Әлфис урынында Булат ята. Ник яшьләр үзара уртак тел таба алмый? - Әллә ялгыштыкмы икән, атасы, көчләп яраттырып булмый бит, бәлки Сөмбелне алып кайтасы да калмагандыр, - дип, аптырап сорап куйды беркөнне иреннән Гөлфия апа. - Нәрсә, кире илтеп куярга кушасыңмы? - Юк инде, аптыраганнан гына әйтәм. - Нәрсә югалтканыңны аңлар өчен югалтып карарга кирәк, ди, шунысыннан куркам. Сөмбел кебек бар яктан килгән хатын ялгыз калмас. Менә әйткән идең диярсең, киләчәктә бик чибәр хатын булачак ул. Булат кына соңлап аңламагае. Беләсеңме, анасы, минем бер нәрсәгә шигем бар, күптән әйтмәкче идем дә, тик сез хатын-кызлар икенче төрле аңлавыгыз бар. - Әйт инде, сузма. - Миңа калса, безнең Байрас Сөмбелгә гашыйк, мин моны күптән сизеп йөрим инде. Ул кайтса, Сөмбелнең һәр адымын күзәтә, берәр хәл булса, һәрвакыт аның янында. Сизгән булсаң, Байрас бик үзгәрде, элекке җилбәзәк түгел инде, җитдиләнеп китте. Менә шуларны уйлыйм да һич очына чыга алмыйм. - Кит инде, атасы, абыйсына көндәш була алмас бит. - Ярый, анасы, ашыкмыйк әле, бер җае чыгар. Әгәр Байрас Сөмбелне алам дисә, мин аптырамам, каршы да килмәм. Син дә яхшылап уйла, минем оныгымны кемнеңдер баласы итеп күрәсем килми. Тыштан тыныч күренсәләр дә, менә шундый борчу-өметләр эчендә яшиләр алар. Август урталарында печәнне бетерделәр. Беркөнне Шәүкәт абый кичке аш вакытында: - Иртәгә кибән куябыз, Әлфисне да үзебез белән алабыз. Ат белән чүмәлә тарттырыр. Сөмбел бер көн генә солтансыз торып торыр инде, - диде. Иртән барысы да печән өяргә киттеләр, Сөмбел бала белән өйдә үзе генә калды. Иртәнге якта кибән куясы урынга чүмәлә тарттырдылар. Гөлфия апа: - Печән өя башлаганчы, әйдәгез, ашап алыйк,- дип, кыр табыны әзерләде. Әлфис атта гына йөрсә дә арыган иде, әнисенең сүзен ишетүгә, табын янына сузылып та ятты. Аның янына Булат килеп утырды. - Арыдыңмы әллә? Шулай ул, әле сиңа эләккәне юк, безне синең кебек чакта көн дә иртә таңнан уятып, печәнгә алып баралар иде. Ә син йокың туйганчы, җиңгәң куенында йоклыйсың. - Йокласа соң, мин бит бала карыйм. - Әлфис улым, җитәр апаң белән йокларга, мин сиңа анда кермә дип, ничә әйттем инде. Менә өйләнгәч, үз хатының белән йокларсың. Бераз оят кирәк, бер ел бит инде, кияү егете кебек ул бүлмәдән чыкмыйсың да, абыең урыны икәнен беләсең бит, - диде әтисе. - Апа бит үзе, минем янга ят, ди. Без хәзер Азаматны да уртага салып йоклатабыз! - Улым, син зур бит инде. Менә мин әниең белән ятам, абыең да Азаматның әнисе белән ятарга тиеш. Ул бит аның хатыны, - дип, Шәүкәт абый төпчегенә аңлатырга тырышты. - Ул аның хатыны түгел, - диде Әлфис киреләнеп. Әнисе улының сүзләреннән аптырап калды. - Ни сөйлисең, улым? Кем әйтте? - Апа әйтте, бер апага, - диде малай борынын тартып. - Нинди апага? - Апа сөйләргә кушмады. Әтисе дә тәлинкәдән башын күтәреп, кырыс тавыш белән: - Әлфис, нинди апа? - дип кызыксынды. - Апа әйтергә кушмады. - Апаңа берни дә әйтмәбез, сөйлә! Барысы да ашларын онытып, бу чыбыксыз радиодан тагын ни ишетербез икән дип, Әлфискә төбәлделәр. Әтисе: - Йә? - диде басым ясап. - Өченчекөн безгә, Булат абыйны сорап, бер апа керде. Сөмбел апа: «Ул печәндә», - диде. Теге апа: «Булат минем апамның кызына өйләнәм дип йөри икән. Монда килсәм, аны өйләнгән, баласы бар, диләр. Әгәр алдап йөрсә, бездән яхшылык көтмәсен», - диде. Улының сүзләрен ишеткәч, әтисе торып ук утырды: - Алай... килеп җиттек. Апаң нәрсә диде? - «Юк, сезгә дөрес әйтмәгәннәр, ялгышканнар, энесе өйләнде. Мин энесе¬нең хатыны булам», - диде апа. - Тагын ни булды? - диде әтисе, кызарып. - Теге апа китеп барды, ә апа бик нык елады, Азамат та кушылып елады. Әти, апа сөйләргә кушмаган иде, белсә, мине ачуланачак. Булат ашамады, каядыр агачлар арасына кереп китте. Табын янындагыларның да тамагына азык үтмәде. Эшнең рәте китте, көннең яме бетте. Бер-берсенө карамый-эндәшми, кибән өйделәр. Олыларның башында бер генә уй: «Алар кайтканчы, Сөмбел бала белән чыгып югалмагае». Тик бу хакта бер-берсенә кычкырып әйтергә курыктылар. Капка төбенә йөк машинасы килеп туктаганда, Сөмбел кичке аш өлгертеп йөри иде. Машина тавышын ишетеп, ихата уртасына йөгереп чыкты. - Байрас, ай буена югалып, кайда йөрдең? - Исәнме, Сөмбел, - дип, Байрас аңа якын ук килеп басты. Ул кояшта каралган, чәчләре үскән. Үзе тузанга батып беткән булса да, шундый чибәр, сөйкемле иде. - Әйдә бакчага, бала берүзе, - дип, Сөмбел аның кулыннан тартып бакчага алып керде. - Әйдә, сөйлә, кая югалдың? Кил, менә монда утыр, хәзер аш өлгертәм. Әткәйләр дә кайтып җитәр, алар бүген кибән куя, - дип сөйләнә-сөйләнә, күбәләк кебек очып кына йөрде. - Мин бит сезнең авылда эшлим, сездә торам, әниең сиңа күп итеп сәлам әйтергә кушты. Без аның белән печәндә эшлибез, төнлә печән алып кайтабыз, шуңа озак кайта алмадым. Сөмбелнең кулыннан чүмече төшеп китте, ул сөенеченнән Байрасның каршысына килеп басуын сизми дә калды. - Синме, бездәме, әнигә булыштыңмы? Байрас җаным, нинди әйбәт кеше син! Сөйлә, авылда ниләр бар? Әни безне сагынамы? Сөйлә инде. - Сагына, Сөмбел. Әниеңнең берүзеңә генә бик авыр. Быел бөтен ларын бодай белән тутырдым, печәнне дә җитәрлек ташыдык, әле тагын алып кайтасы бар. Сөмбел аның һәр сөйләгән сүзен йотып барды, шатлыгы эченә сыймады. Байрас әсәрләнеп аны күзәтте, аның озак кайтмавының төп сәбәбе - Сөмбелне ничек тә онытырга тырышу иде. Ә менә хәзер күрде дә аны ничек сагынуын аңлады. Их, бер генә кочаклап үбәсе иде, ник аннары әтисе диварга терәп атмасын шунда, бер генә тапкыр... Сөмбелнең шат йөзе, балаларча самими сөенүе аның күңеленә ниндидер татлы рәхәтлек бирә иде. - Әйдә, сал майкаңны, юып эләм. Менә монда кояшта җылынган су бар, үзең дә юын. Мунча өлгермәде шул әле, юынып чыккан булыр идең. - Син салып торсаң, юынам, - диде Байрас елмаеп. - Салып торам, Байрас, менә монда үләнгә иел. Ул, чиләк белән җылы су алып килеп, Байрасны юындырды. - Чәчләрең шундый үскән, бу эсседә ничек йөрисең, - дип, Сөмбел аның куе чәч арасына бармакларын батырып, су белән чайкады. - Кызларга шулай ошый, - диде ул көлеп. - И-и, син пеләш килеш тә матурсыңдыр инде. Безнең авыл кызларын гына түгел, әбиләрен дә үзеңә гашыйк итеп бетергәнсеңдер. Мин аларны жәллим, син берәү, ә алар күбәү, - дип, Сөмбел матур итеп челтерәтеп көлде. Байрас¬ның җилкәсенә зур сөлге китереп япты. - Син бит әле Азаматны күрмәдең. Әй¬дә, күрсәтәм, ул әткәйгә охшап бара, сезнең якка тарткан. Алар алмагачка эленгән бишек янына килеп бастылар. Үз уенчыклары белән уйнап яткан бала әнисен күреп елмаеп җибәрде, битләре матур итеп чокырайды. Ул күзгә күренеп үскән, тыпырчынып көлә, ыгу-ыгу килеп үз янына чакыра. Искиткеч матур бала. - Кара әле, улым, кем кайткан? Байрас абыйсы кайткан бит. Син, улым, тыныч кына ятып тор. Мин абыйны ашатыйм да аннары сине ашатырмын, яме, улым. Сөмбел өстәлгә яңа пешеп чыккан токмачлы аш, сөт өсте китереп куйды. - Аша, син бит эш кешесе, - дип, Байрас каршына килеп утырды. - Сөмбел, сезнең хәлләр ничек соң, абый белән борчак пешәме? - Юк, Байрас, без аның белән чит кешеләр. Мин сиңа бер вакыйга сөйлим, әтиләргә әйтмә, — дип, өченчекөн булган хәлне сөйләп бирде. - Синең хатының дигәнгә ачуланма инде, телемә беренче ни килде, шуны әйттем. Мин Булатка каршы килә алмыйм, өйләнсен, ул кыз минем шикелле җүләр түгелдер, акыллы, чибәрдер. Бала дип, бөтенебез бәхетсез була алмыйбыз бит инде. Сөмбел үзенең уйлары белән каядыр еракка китте. Аннары сүзен дәвам итте: - Өйләнсен, бәхетле булсын. Ул яхшы кеше, мине яратмаган өчен генә начар дия алмыйм. Нишлисең бит, бөтен кеше дә үз тиңен таба алмый, чын мәхәббәт ул меңгә бер генә була, диләр. Мин, күрәсең, шул меңнәр арасына кермәгәнмендер. Байрас Сөмбелдән күзен аера алмады. Хисләремне әйтергәме дип уйлаган иде, иртәрәктер дип, уйларыннан кире кайтты. - Байрас, бәлки син безне алып кайтып китәрсең, әнигә үзем аңлатырмын. Аңлар әле, кешедә була торган хәл. Көз җитә бит, Булат та үзенә урын тапмый. Без монда киртә генә булып торабыз. - Сөмбел, мин сезне хәзер алып китә алмыйм. Йөк машинасында бала кур¬кыр. Соңрак, эш беткәч, җиңел машина белән үзем илтеп куярмын, әзрәк түз инде, - дип, аңа моңсу бер караш белән текәлде дә авыр сулап: - Эх, Сөмбел, син киткәч, бу бакчада бик күңелсез булыр бит, - диде. - Курыкма, башкалар аны тагын да ныграк ямьләр. Ишеттеңме бу җырны: Чәчкәләрнең нигә кирәге бар, Өзеп бирер кешең булмаса... - Ә син аларны миңа бир, Сөмбел. - Миңа алай итеп карама. Байрас, син соңга калдың, ә мин ашыктым, минем чәчкәләр сулдылар. Сулган чәчкәләр кемгә кирәк? Ул арада: - Апа, без кайттык, - дип, Әлфиснең кычкырган тавышы ишетелде. Йөгереп килеп, абыйсын кочаклап алды. - Машинаңны ал, атны кертергә кирәк. Болай озак кайда йөрдең? Абыем, Азаматны күрдеңме әле, матур бит, үскәнме? - дип, абыйсына авыз ачарга да ирек бирмичә, бер-бер артлы сорау яудырды. - Әйдә, машинаңны ал, мин дә утырам сиңа. Эшчеләр кайтты, димәк, бакча тагын гөрләячәк. Сөмбел, ашыгып, самоварын яңартты, яшелчәләрне турады, үзе пешергән ипине өстәлгә куйды. Барысы да шау-гөр килеп, бакчага кереп тулды, Сөмбелнең өйдә икәнен күргәч, җанна¬рына җылы керде. - Әйдәгез, кулларыгызны юыгыз, аш суына, - дип елмайды Сөмбел. - Ничек тордыгыз, кызым? Сиңа да монда эш күп булды инде. Кая әле минем тәтием? - дип, Шәүкәт абый бишеккә килде. Әгәр бүген алар кайтуга бу бишек буш булса, бакчада Сөмбел елмаеп тормаса, моңа аның йөрәге түзә алган бу¬лыр идеме икән? Ул, шатланып, баланы кулына алды, Гөлфия апа да сөенеп оныгы янына килде, серле итеп, иренә карап куйды. Бу караш «Ходайның рәхмәте, китмәгәннәр бит» дигәнне аңлата иде. Сөмбелнең беренче тапкыр пешергән ипиен тәмләп, мактый-мактый ашадылар. - Аллага шөкер, печәнне бетердек, хәзер әниең өйдә булыр, ә сезне Әлфис белән чиягә алып барырмын, Зәйнулла чишмәсе янындагы чиялеккә исең китәрлек, - диде Шәүкәт абый Сөмбелгә карап. - Әткәй, Байрас безнең авылда эшлим, ди, мин дә берәр атнага авылга кайтып килим әле, - диде Сөмбел ялварулы тавыш белән. Өстәл артында тынлык урнашты. Әтиләре, серле итеп, Булат белән Байраска карап алды. - Тукта, кызым, син башта шәһәргә барып, өс-башыңны карап кайт, син бит хәзер әни кеше. Әниең акча бирер, ни теләсәң, шуны ал, аннары матур киенеп кенә авылыңа кайтырсың. Әнә Әлфискә дә мәктәпкә әйберләр аласы бар, икәү йөреп кайтыгыз. Азаматның киемнәре дә бәләкәйләнгән, яңа киемнәр кирәк. Булат, сиңа машинага права алу турында уйларга кирәк, берәр кая барырга кирәк булса, гел Байрасны көтәбез. Болай булмый, укы. Машина тора, йөртергә кеше юк. Ә син, улым, кайда, ни эшләр бетереп йөрисең? - дип, Байраска борылды. Байрас үзенең Сөмбелләр авылында эшләвен, кодагыйларда торуын, аңа пе¬чән белән ярдәм итүен кыскача гына сөйләп бирде. Әтисе: - Шулай кирәк, маладис, улым. Әллә бер-ике көнгә без дә барып кайтабызмы, әбиеңә ярдәм итәргә кирәк, - дип, Булатка борылды. - Барыйк соң, минем өч көн ялым калды әле. Байрас, син кайчан китәсең? - Белмим, бүген китсәм дә, иртәнге өчтә китсәм дә ярый. Мин болай больни¬цага дип киткән идем. Менә, кул шешә, тимерчыбык кергән иде, - дип, кулын күрсәтте. - Әни, берәр нәрсә яп әле, бик нык сызлый, юньләп йоклаган да юк. - И балам, зурга киткән бит бу, ник больницага бармадың? - Анда барсам, монда кайта алмый идем, сәбәпсез җибәрмиләр, яңгырлар ебашланганчы дип куалар. Мондый яраларны карарга Сөмбел оста, барыбызны да ул караштырып, бәйләп тора, - дип сүзгә кушылды әтиләре. - Сөмбел, кил әле, кызым, йөрәгең җитсә, кара әле. Сөмбел Байрасның майкасын юып элде дә, кулын сөртә-сөртә, алар янына килде. - Ни булды, әткәй? - Менә кара әле, берәр нәрсә эшләтергә кирәк. - Әбәү, кулсыз каласың бит, ник болай йөрисең, ник әнигә күрсәтмәдең? - Бүген шулай нык шеште, кичә болай ук түгел иде әле. Сөмбел Байрасның кулын әйләндереп карады да: - Әнкәй, аракы бир әле, - диде. Өйгә кереп, үзенең дарулар тартмасын күтәреп чыкты. Ярты стаканнан артыграк аракы салып, Байраска сузды. - Мә, эч тә башыңны тегеләйгә бор. Сөмбел өстәлгә чиста бәз җәйде, Бай¬расның кулын аракы белән юды. Кулның шеше беләккә кадәр җиткән, бармакка кергән тутыккан тимерчыбык үз эшен эшләгән. - Курыкма, син мине коткардың, мин сине коткарырмын, - дип елмайды Сөмбел. Байрасның әллә аракыдан, әллә Сөмбелнең шулай бик якын торуыннан башы әйләнде. Өстәл янында утыручылар, тын алырга да куркып, Байрасның кулына текәлде. Шәүкәт абый гына Байрасның Сөмбелгә төбәлгән күз карашын күзәтте. Әйе, ата кешенең тәҗрибәсе җитәрлек, улының хисләрен тын алы¬шыннан ук аңлады. Сөмбел аның кулына килеп кагылуга, Байрас, күзләрен йомып, башын аска иде. Юк, бу авыртудан да, куркудан да түгел. Ул әти-әнисе, абыйсы аның хисләрен аңлар дип курыкты. Сәламәт кулы белән үзе утырган урындыкка тотынды. Әтисе карашыннан болар берсе дә читтә калмады. Сөмбел, Байрас күрмәсен дип, яны белән басты да тулышкан шешне энә белән чокып ачып җибәрде, җыелган эрен, шуны гына көткәндәй, агып китте. Байрас, күзләрен йомган килеш, башын Сөмбелгә терәде, шундый рәхәт иде аңа бу мизгелдә. - Авыртамы? Авыртадыр шул, әнигә күрсәткән булсаң, болай ук булмаган булыр иде. Ул мондый яраларны бик оста дәвалый, - дип сөйләнә-сөйләнә, Сөмбел каны чыкканчы шешне кысты. - Менә хәзер җиңеләеп китәрсең, сызлавы да басылыр. - Килен, менә бу даруны як, ул шеш¬не бик суыра. - Юк, әнкәй, ни сөйлисең, шундый чибәр егет ничек инде сасы дару сөртеп йөрсен, ул бит кызлар янында эшли. Ме¬нә бу алоэ гөлен ярып ябабыз да яхшылап бәйлибез, төнлә рәхәтләнеп йоклар. - Байрас, булды, уян, - дип көлеп, битләрен учлап тотып, башын күтәрде - Булды дим, бар, ят, йокла, әллә чынлап исереп киттең инде? Әйе, ул исерде. Аның тән исе, аның йомшак куллары, аның назлы тавыш! Байрасны тәмам исертте. Ул гомере буе шулай аның янында утырырга риза. - Әй, улым, - диде әтисе сузып, мин барысын да аңладым дигәндәй, Байрасның күзләренә карады. Байрас та әтисенең күз карашыннан сискәнеп куйды. Әйтерсең, әтисе аның еракка яшереп саклаган күңел сандыгын ачып карады. Әти белән ул, мәгънәле итеп, бер-берсенә карашып куйды. Шушы таза гәүдәле, озын буйлы, чибәр улы кечкенә Сөмбелнең колы. Ә Сөмбел авылның беренче егете булган, әзмәвердәй Байрасның кем өчен җан атып йөрүен башына да китерми. Байрас урыныннан торды да бер сүз дәшми, беркемгә күтәрелеп карамыйча, өйгә кереп китте. Иртән ирләр, өчәүләшеп, машинага утырып, Сөмбелләр авылына киттеләр. Ике көндә бөтен эшне бетереп кайтып та җиттеләр. Сөмбелнең әнисе аларны күргәч, шатланып туя алмады. Кодасы да Сөмбелне мактап бетерә алмады. - Рәхмәт, кодагый, акыллы, уңган кыз үстергәнсең, кулыннан килмәгән эше юк. Әзрәк эшләр җиңеләйсен дә берәр атнага кунакка китерербез. Кодасы үзе шулай дип торгач, ананың башы күккә тиде. - Рәхмәт, кода, бик сагындым үзләрен, әзрәк торып китсә, бик әйбәт булыр иде, - дип, кызын көтеп калды. * * * Сөмбел белән Әлфис шәһәргә барып киенеп кайттылар. Сөмбел үзенә бик матур, озын итәкле, чия төсендәге костюм, өйдә кияргә килешле генә күлмәк алды. Әлфискә дә күлмәк, чалбар, ботинка алдылар, чәчтарашка кереп, чәчен кистерделәр. Өйгә кайткач, Байрас үзләрен: - Сөмбел, кодагый иртәгә кичке якта сезне кунакка чакырды. Анда кичә бик ерактан кунаклар кайтты, алар янына кунак җыя, - дип шатландырды. - Байрас, әйдә, мин сиңа аш бүлеп бирим, - дип, Сөмбел аш җылытырга бакчага чыгып китте. - Нинди кунаклар кайтты, сөйлә әле. Син ашыгасыңмы? Кулың төзәләме? Байрас, ашавын онытып, елмаеп Сөмбелне күзәтте. Аның шулай балаларча сөенүен, сандугач кебек сайравын ярата иде ул. - Ничек төзәлмәсен, син кагылган җирдә гөлләр үсә бит. - Әллә тагын бер бармак үстеме? - дип шаяртты Сөмбел. - Шулай да, кая, карыйм әле, - дип, аның кулына үрелде. Яра, чынлап та, төзәлеп килә, тик әз генә ачык җире бар, ялкынсынып та тора. - Иртәрәк салгансың бәйләвечеңне, яраңа пычрак кергән, тагын шешәчәк бит. Хәзер чистартып бәйлим, - дип, өйгә кереп китте. Дарулы тартмасын күтәреп чыкты, яраны чистартып, яңадан чиста бинт белән бәйләп куйды. - Сиңа шәфкать туташына укырга кирәк. Сөмбел, сиңа бу эш бик килешер иде. - Укырга керермен дигән идем дә, менә бит ничек килеп чыкты. Хәзер инде бала белән беркайчан да укый алмаячакмын. Барысы да хыялда гына калды шул. Уку да, ак туй күлмәге дә, ак атка атланган принц егет тә... Булатны күрдем дә барысын оныттым... Йә, ярар, булган-беткән, уйлыйсым килми, уйласам, яшисем килми. - Сөмбел, юкка кайгырма әле, бер җае чыгар. Мин киттем, иртәгә әниеңнәрдә очрашырбыз. Сөмбел дә, «Очрашырбыз», дип елмаеп озатып калды. Икенче көнне алар, киенеп-ясанып, күчтәнәчләр алып, Сөмбелләр авылы Бәйрәмгулга кунакка киттеләр. Алар килгәндә, кунаклар җыелышкан, өй эче шау-гөр килеп тора иде. Сания апа аларның килгәнен күреп, йөгерә-атлый каршы алырга чыкты. - И кызым, и оныгым, - дип, кайсысын беренче кочакларга белмәде. Өйдәге кунаклар да аларны каршы алырга дип чыкты. Алар арасында бик чибәр, чәченә ак кырау төшкән, шулай да егетләр кебек төп-төз гәүдәле, мөлаем йөзле, кайнатасы яшьләре тирәсендәге, Сөмбелгә таныш түгел бер ир күренде, ул башын кырын салып, читтән генә яңа килгән кунакларны күзәтә иде. Әнисе: - Кызым, таныш бул, бу - Әнвәр абыең, без аның белән ике туган булабыз. Бик ерактан кайтты, - дип, Сөмбелне таныштырды. - Исәнме, Сөмбел үскәнем. Кайда үскән мондый чибәр кара карлыгач? - Исәнмесез, - диде Сөмбел оялып кына, - шушында үстем. - Син безнең як, Урта Азия кызларына охшагансың. - Әйдә, кызым, әбиеңнең абыйсы - Ибраһим бабаң да кайткан, кереп күреш, - дип, әнисе өйгә алып кереп китте. Барысы җыелышып табын артына утырдылар, таныштылар. Өстәл яны гөр килеп торды, бераз кызып алгач, абыйсы сыздырып гармун уйнап җибәрде. Сөмбел аңа кушылып җырлады: Сагынганда ак болытка кара, Ак болытлар булып мин агам. Шыбыр-шыбыр яңгыр ява димә, Күз яшьләре булып мин тамам... Эштән яңа гына кайтып кергән Байрас: «Кем шулай матур җырлый икән?» дип, түр якка үрелеп карады. Кара чәчләрен матур итеп өеп куйган, чия төсендәге матур костюмын кигән Сөмбелнең җырлаганын күргәч, таң калды. Сөмбелнең тавышы йөрәккә үтеп керә, күңелләрне айкап чыга иде. Аны кабат-кабат җырлаттылар. Шәүкәт абый белән Гөлфия апа Сөмбелнең җырлавын беренче тапкыр ишетәләр. Менә нинди сандугач яши икән аларның өендә! Сөмбел, бераз җырлагач, «ярый, җитәр» дип, аш өенә чыгышлый, Байраска килеп төртелде. - Бәй, нишләп торасың, кер, утыр, аша-эч, кунак бул, - дип елмайды Сөмбел. - Җырлавыңны тыңладым, - дип, Байрас аның күзләренә карады. - Искиткеч! ...Кунаклар таң алдыннан гына таралышты. Шәүкәт абыйлар да кайтырга җыендылар. - Килен, синнән, оныгымнан башка өйнең яме булмас, син бик озакламас¬сың инде. Берәр атнадан үзем килеп алырмын. Сөмбелгә монда эш күп, ләкин шулай да әнисе янында иркен сулады. Әнвәр абыйсы белән бик тиз уртак тел таптылар, кичләрен су буена төшеп утыргаладылар, яшь аермалары байтак булуга карамастан, сөйләшер сүзләре дә табылды. Инде атна үтеп бара, Сөмбел әле һаман үз хәлен бер якка да җайлый алмый йөри. Аптырагач, кунак абыйсы белән сөйләшеп карарга уйлады. Китәргә ике көн калгач, Сөмбел, бер үтенечем бар дип, Әнвәр абыйсын су буена чакырды. Баланы алып, су буена төштеләр. - Сөйлә, үскәнем, тыңлыйм. - Әнвәр абый, мин бик четерекле хәлдә калдым бит, сездән башка беркемгә сөйли алмыйм, бәлки сез аңларсыз. Миңа сезнең киңәшегез, ярдәмегез кирәк. Дөресен генә әйткәндә, мин бөтенләйгә кайттым, ләкин әлегә бу хакта берәү дә - әни дә, кайнатамнар да белми. - Сөмбел үскәнем, бик әйбәт яшиләр, бик яхшы гаиләгә туры килде, дигән иде бит әниең. - Булатның әти-әнисе дә, туганнары да бик яхшы кешеләр, мин аларны бик хөрмәт итәм. Әнвәр абый, мин сиңа дөресен сөйлим, - дип, Сөмбел башыннан узганнарны сөйләп бирде. - Мин китмичә, Булат үзенең яраткан кызына өйләнә алмый, ә мин аның юлында киртә булырга теләмим. Безне бала да бәйли алмады. Үзара сөйләшмибез, бергә йокламыйбыз. Миңа бик авыр, мин үземне аны муенына көчләп тагылган таш кебек хис итәм, аның да миннән тизрәк котыласы киләдер. Яратмаган кешегә бер түбә астында гына түгел, бер шәһәрдә яшәү дә кысан, диләр. Менә шундый хәлләр, абый... Әгәр мөмкин булса, улым белән мине моннан алып кит. Аерылып кайтсам, мине әни аңламаячак... - Менә ничек икән, син балаңнщ атасыннан башка яши алырсыңмы соң? Үз-үзеңнән качып булмый бит, әллә кайларга китсәң дә, хисләрне калдырып булмый, - дип, Әнвәр абый Сөмбелне кочаклап алды. - Абый, нишләргә соң миңа, гомер буе шулай яшәргәме? - Юк, алай димим. Мин риза, теләсәң, безнең белән китә аласың, ләкин качып түгел, барысы белән аңлашып, хушла¬шып китәргә кирәк. - Бала бәләкәй дигән сәбәп белән әткәй җибәрмәс дип куркам. Абый, хатының, гаиләң каршы килмәсме, безне кабул итәрләрме? - Без җиңгәң белән икәү генә яшибез, балаларыбыз булмады. Икебез дә хирург булып эшлибез. Сезне генә карарга мөмкинлегебез бар. Алайса, җыен, әниеңә үзең аңлат. Кирәк урында үзем булышырмын. Кайгырма, Сөмбел үскәнем, мин сине менә дигән кешегә кияүгә бирермен. Әйдә, үкенсеннәр сине сөймәгәннәр, - дип елмайды абыйсы. - Документларыңны әзерлә. Без җылы якта яшибез, күп әйбер алырга кирәк түгел. Безгә килгәч, кирәк әйберләреңне алырбыз. Ике көннән китәбез, әзер булып тор. - Рәхмәт, абый, син мине бу газаптан коткарасың. Мин гомергә синең алда бурычлы. - Рәхмәт әйтергә ашыкма, сагынып еламагаең әле. - Ничек тә түзәрмен. Эшләрмен, мин бер эштән дә курыкмыйм. - Һөнәрең бармы соң синең? - Юк шул, абый. Медицина училищесына керәсе идем, тормыш болайга әйләнгәч, онытырга туры килде. - Кайгырма, без сине укытырбыз. Сөмбелнең күзләре ялтырады, сөенече эченә сыймады. «Бүген кич әнигә барысын аңлатам, аннары Байрас белән сөйләшермен», дип уйлады. Ләкин якты хыяллары тормышка ашмый калды. Кичке якта, көтмәгәндә, бик борчулы йөз белән кайнатасы килеп керде. - Килен, сине алырга килдем, әниең, егылып, аягын сындырды, өйдә кеше юк. Ачуланма инде, кызым, әниең терелгәч, тагын китереп куярмын. Сөмбелнең башына күсәк белән суккандай булды. Әнисе дә: - Җыен, балам, кодагыем харап булган бит. Бар, кызым, тизрәк җыен, -дип ашыктырды. Сөмбел, елардай булып, Әнвәр абыйсына карады. Абыйсы, аның югалып калганын күреп: - Әйдә, әйберләреңне җыярга булышам, - дип, Сөмбелне үзе белән икенче бүлмәгә алып керде. - Сеңлем, мин сиңа адресымны калдырам. Кайчан киләсеңне әйтеп хат язарсың. Олы кешеләрне авыр чакта ташлап китү килешми, берәр айдан терелер, китәрсең. Мин сиңа безгә ничек киләсен язып калдырырмын. Сәмәркандка кайткач, хат язармын, акча салырмын. - Абый, хатыңны монда язма. Әни белсә, җибәрмәячәк. Менә шул адреска язарсың, - дип, Сөмбел тиз генә Верочканың адресын язып бирде. Менә тагын китә алмады ул. Язмыш аны нишләптер Арслановлар гаиләсен¬нән чыгарып җибәрергә ашыкмады. Инде өченче кат язмыш аны яңадан бу гаиләгә кайтарды. Бу юлы Сөмбел еламады, бәргәләнмәде, ул үзен монда ярдәмгә килгән итеп кенә тойды. Кайнанасын авыру хәлендә ташлап китү на¬муссызлык булыр иде, алар бит үзләре Сөмбелне авыр чакта ташламадылар. Шундый уйлар белән Сөмбел тыныч кына өй эшләрен башкарды. Көз дә җитте, ә көзнең үз мәшәкатьләре. Бер ай үтсә дә, Гөлфия апа әле култык таяклары белән генә йөри. Мондый хәлдә авыл җирендә бернинди эш эшләп булмый. Булат белән Байрас кайтып бәрәңгене казып алдылар, аны киптереп, базга төшерделәр. Сөмбел белән Әлфис көзге чәчәкләрнең суганчаларын киптереп, бәрәңге янына урнаштырдылар. «Язга боларны кире утыртырсың» дип, Сөм¬бел Әлфискә яхшылап аңлатты. Көзге алмаларны, Әлфис күрмәгәндә кәгазьгә төреп, базга төшереп куйды. Сөмбел киткәч, аңа күчтәнәч булыр. Алма тутырган олы бер тартманы аерым бер почмакка яшерде. Алма өстенә бик матур күлмәк куйды. Ул аны шәһәргә соңгы баруында Әлфискә дип алган иде. «Бу җылы күлмәк, солтаным, сине мин киткәч җылытыр. Син безне бик юксынырсың инде», - дип уйлады. Әлфиснең Яңа ел бәйрәменнән соң туган көне иде, тартма өстенә котлау кәгазе куйды. Ул һәр көнен бу йорт белән хушлашуга багышлады, һәрбер әйбер матур, искә алырлык булсын дип тырышты. Кайнанасын олылап-хөрмәтләп карады, өс-киемнәрен һәрвакыт алыштырып, юып торды, мунча кертте. Әлфисне дәрес әзерләргә, җаваплылыкка өйрәтте. - Менә Азамат мәктәпкә баргач, синең абыең «икеле» капчыгы дип көләрләр. Ул кайтып, миңа булыш әле дисә, «белмим» диярсеңме? Үзеңә дә оят булыр. Тырыш, бишлегә генә укы! Кызлар күп белүче егетләрне ярата, - дип үгетләде. Сүзләренең файдасы тими калмады. Әлфис мәктәптән кайткач, Азаматка кычкырып китап укыды. Азамат үсте, ул инде утыра башлады. Әлфиснең күлмәкләрен тарткалый, кычкырып көләргә өйрәнде. Ялга кайткач, Булат Азаматны кулыннан да төшермәде. Бала аны үз итеп, битләрен, борынын тешләп, юешләп бетерде. Сөмбел соңгы вакытта барысы белән дә уйнап-көлеп сөйләште. Булат белән дә берни булмагандай тыныч тотты үзен, нәрсә булса да сораса, күзенә карап, ачыктан-ачык җавап бирде. Байрас аны астан гына күзәтте. Сөмбелнең кинәт үзгәрүен ничек аңларга, ул үз хәле белән ризалашты дияр иде, абыйсы белән аралары шул килеш калды. Байрас Сөмбелнең нидер уйлап йөрүен сизде, ләкин аңлап кына бетерә алмады. «Шәһәргә барып кайтыйм әле», дип, Сөмбел бер көнне үзе генә шәһәргә китте. Верочка өендә аны абыйсыннан хат көтә иде. Сөмбел сөенеченнән Верочканы кочаклап үпте. Верочка аптырап калды. - Нинди шатлыгың бар? Кемнең ха¬ты бу? - Верочка җаным, мин еракка китәм. Сиңа хат язып торырмын, тик минем адресны беркемгә бирмәм, кайдалыгымны берәүгә дә әйтмәм дип сүз бир. - Ярар, кояшым, ярар. Ләкин син хат яз, ялгыз карт әбиеңне онытма. Минем бит бер якын кешем дә юк! Сөмбел базардан улына комбинезон, чалбар, күлмәкләр алды. Шатлыгын эченә йотып, авылга кайтты. Бүген ул өйдәгеләрне тәмле алма пирогы белән сыйларга уйлады. Авыз эченнән көйли-көйли, аш-су әзерләде, өйгә тәмле исләр таралды. Өстәл уртасындагы астраларны да читкә алып куймады, шуның тирә-ягына барысына да зур-зур пирог кисәкләре куйды. Табын шундый мул, матур, күңелле һәм барысы да бәхетле кебек иде. Кайнанасы тизрәк терелсен дип, хәленнән килгәннең барысын да эшләде, кичен дарулар белән аның аякларын уды, җылы суда тотты. Сөмбел бу өйдән ничек тә көзге суыклар башланганчы китәргә ашыкты. Гөлфия апа, ике ай дигәндә, ныклап йөреп китте. Сөмбелнең дә бу йортка аяк басуына бер ел булды, авыр булса да көннәр, еллар уза икән. - Әнкәй, ноябрь бәйрәмнәрендә Азамат белән әни янына кайтып килим әле? - Ярар, кызым, бакча эшләре бетте, инде өй эшләрен генә үзем дә карармын. Кунак булып кил, Байрас илтеп куяр, - дип, кайнанасы каршы килмәде. Бәйрәмгә Байрас кайтты, Булат кайтмады. Сөмбел: «Тагын Фәридәсе янына киткәндер. Соңгы тапкыр күрә дә алмадым үзен», дип кәефсезләнсә дә, һичкемгә белгертмәде. Сөмбел барлык әйберләрен алдан җыеп әзерләгән иде. Өйдәгеләргә сиздерми генә, кеше күргәнче дип, машинага бер сумка әйберен чыгарып куйды. Берни булмагандай барысы белән хушлашып, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, Азамат белән машинага кереп утырды. - Бер атнадан да озаграк тормагыз, кызым. Сезсез өйдә күңелсез, оныгымның тавышыннан башка өй буш. Ярый, исән-сау барып җитегез, кодагыйга күп итеп сәлам әйтегез, - дип, кайнатасы белән кайнанасы кул болгап озатып калды. Сөмбел яшереп кенә күз яшьләрен сөртте, тамакка утырган төер тын алырга ирек бирмәде. Байрас көзгедән күрмәсен дип, улын алдына бастырып, битен аның артына яшерде. Байрас ашыкмады, ул шушы мизгелдән рәхәт табып, Сөмбелне үз хатыны, Азаматны үз баласы итеп күз алдына китереп, елмаеп куйды. Әгәр шулай булса, алар, атна саен төялешеп, әбисенә кунакка барырлар иде... Аңа шушы кечкенә Сөмбел кирәк. Аның назлы ка-рашы, челтерәтеп көлүе, суырып үбәр өчен яратылган матур иреннәре кирәк, ул шуларның барысын атна буе сагынып яши, атна ахырында сөенә-сөенә авылына кайта... - Шундый матур башкаеңны нинди уйлар басты, Сөмбел? - дип елмайды Байрас. - Ул баш кайчан да булса бер уйлар өчен бирелгән бит инде, - диде Сөмбел, елмаеп. - Син бүген бик матур күлмәк кигәнсең, үзең дә бик чибәр. Син барысыннан да чибәр. Карале, син киткәч, безнең авыл кызлары ничек яшәрләр инде, мескенкәйләр, - дип көлде. - Алай мине бик чибәргә санагач, нишләп син гашыйк түгел миңа? - диде Байрас сак кына. - Алла сакласын, Байрас, мин бер янып үлгәннән калдым, икенчесен күтәрә алмам. Минем башка беркайчан да гашыйк буласым килми, ул җан әрнүләремне һич оныта алмам, мин моны дошманыма да теләмим. Мин менә бу бәләкәй егетне генә яратырмын, аны беркем белән бүлешәсе юк, ул минеке генә, ә мин аныкы. «Ярасына кагылмыйм, тагын бераз көтим. Хәзер сүз башласам, куркытырмын гына. Бу юлы абый белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк», - дип уйлады Байрас. | |
|
| |
| Всего комментариев: 1 | ||
| ||
Форма входа
меню раздела
| Шоу-бизнес [26] Что творится в татарском шоу-бизнесе |
| Новости [22] |
| Между нами, девчонками [28] Секреты, советы, "сплетни", слухи |
| Концерты, мероприятия [5] Тут вы можете ознакомится с афишой, а так же заказать билеты. |
Моя страница
Мини чат
новые пользователи
опрос
Выйти в люди
Наши партнеры
Статистика
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0





