Рәхмәт сиңа, миннән киткән өчен! - 10 Мая 2011 - Сайт для девушек
Главная » 2011 » Май » 10 » Рәхмәт сиңа, миннән киткән өчен!
17:13
Рәхмәт сиңа, миннән киткән өчен!
“Моннан дүрт ел элек мине ташлап киткән егетем Русланга мин бик тә рәхмәтле. Әйе, чынлап та, шулай. Чөнки ул миңа минем гәүдәм артык симез, миңа үземне карарга, матурланырга кирәк икәнен йөземә туры бәреп әйтте. Үземнең тышкы кыяфәтемә игътибар итмәгәнемне, шуның аркасында яраткан кешем өчен хатын-кыз булудан туктаганымны аңладым. Егетем китеп барды, ә мин проблемаларым белән берүзем калдым. Төннәр буе күз яше түгеп чыгулардан соң, ниһаять, башка уй килде. Үземә-үзем ябыгырга, гәүдәмне зифа итү өчен көч куярга вәгъдә иттем. Шуны булдыра алуымны үз-үземә расларга кирәк иде миңа. Диеталар, ач торулардан башладым. Шул көнне үк шейпинг клубта язылып кайттым. Өч айдан соң мин инде күзгә күренерлек дәрәҗәдә авырлыгымны югалткан идем. Целлюлитка каршы кремнар, массажлар өчен акча хәйран тузды. Юкка чыккан һәр артык сантиметр, һәр грамм минем өчен бәйрәм иде. Менә шулай мин спорт дөньясына кереп киттем. Күнегелде, спорттан башка яши алмас хәлгә җиттем. Көн саен диярлек фитнес залга йөрү минем өчен тормышымның аерылмас өлешенә әверелде. Беркөнне минем белән шөгыльләнүче тренер миңа инструктор булып эшләп карыйсың килмиме дигән тәкъдим ясады. Ризалаштым. Җиңел атлетика буенча инструкторлар курсларына йөрдем. Ике айдан соң миңа бер төркемне бирделәр. Фитнес залга йөрүчеләрне өйрәтә башладым. Күпмедер вакыттан соң Россия буенча үткәрелгән тренерлар форумына юлладылар. Быел “Иң яхшы тренер” дигән диплом белән бүләкләделәр. Менә шулай эшемнең серләренә төшенә барган саен, уңыш елмайды. Хәзер дә спорт, фитнеска багышланган форумнарда катнашам, ил буйлап күп йөрим, чит илләргә дә чыгарга туры килә. Тормышта үз урынымны табарга ярдәм иткән бәхетсез мәхәббәткә рәхмәтлемен”.
Камилла, 25 яшь.

“Ирем белән яшәгән биш ел гомерне ирем диссертациясен язып үткәрде. Шул арада мин ике бала таптым, эшкә урнашырга да җай чыкты. Хәзер шәһәрдәге бер сәүдә үзәгендә менеджер булып эшлим. Ләкин ирем генә фәнни хезмәтен төгәлли алмады. Югыйсә ул тынычлап эшләсен өчен бөтен шартын китерергә тырыштым. Балалар белән урамга чыгумы, аяк очларына гына басып йөрүме, ашарга-эчәргә, кияргә киемен әзерләп тору дисеңме… Шулай итеп бала тәрбияләүгә, гаилә тормышын алып баруга аның өлеше кермәде дә диярлек. Галим буларак уңышка ирешә алмады, шул кәгазь корты булып калды инде. Институтта эшләре кимесә дә, ирем берзаман гел соңлап кайта башлады, ә бер көнне бөтенләй кунарга кайтмады. Баксаң, ул үзенең лаборанткасы белән чуала икән. Бу хакта үзе әйтте. Барлы-юклы киемнәрен, кәгазьләрен җыеп, өйдән чыгып китте. Шушы хәлләрдән соң бу мәхлүк җанга карата туган нәфрәтемне күрсәгез. Аның аркасында мин үземне бөтенләй онытканмын, аның өчен үземне чын мәгънәсендә корбан иткәнмен бит. Нерв киеренкелегеннән хәлем авырайды, хастаханәгә эләктем. Ә анда табиблар миндә бер кочак чир тапты. Кан басымы югары, иммунитет түбәнәйгән, ашказанында җәрәхәт таптылар. Хастаханәдә өч көнләп ятканнан соң хәлем яхшырып киткәндәй булды. Өйгә балаларым янына кайткач, аңладым: “Иң кадерле кешеләрем, балаларым бар бит минем! Менә кемнәр өчен яшәргә кирәк миңа”, – дип яңадан тормышка кайтырга, сәламәтлегемне кайгыртырга булдым. Балалар белән шифаханәләрдә дәваланып, ял итеп кайттык. Узган ел Алтайга барып тау һавасын суладык, ир белән яшәп тә мондый рәхәтләрне, кешечә тормышны күргән кеше түгел идем бит мин. Балалар әтиләрен онытмыйлар, артык сагынмыйлар да, алар миңа бик ияләшкән. Шулай шул... үзләренә игътибар итмәгән, алар белән хәтта кышын бер тапкыр да чана-чаңгы шуарга чыкмаган, бер генә тапкыр да уйнамаган-котырмаган, бүләкләр белән шатландырмаган әти кеше бала күңеленә юл таба белми. Үзең яратсаң гына, сине яраталар шул ул балалар. Эшем яхшы, мине анда хөрмәт итәләр, эшмәкәрләр арасында дусларым шактый, ярдәм итәргә генә торалар, янымда балаларым исән-саулар, әгәр инде алай-болай “яңа әти” кандидатурасы килеп чыкса, без каршы түгел. Кызларыма ошаса шул җиткән”.
Альбина, 36 яшь.

“Егетем белән законлы никахсыз торуга гаилә хәлләре этәрде бугай. Әти-әнием белән мөнәсәбәтләрем бик кыен иде. Аларның киңәшләрен тыңламыйча, аларга каршы килеп, мин егетем белән яши башладым. Дөресен әйткәндә, миңа гел әти-әни мине яратмый, мин гаиләдә артык бала кебек тоела иде. Абыйларымны өйләндерделәр, аннары бер-бер артлы туган оныкларын сөеп яшәделәр, ә минем барлыгымны бөтенләй оныттылар. Оныклары тугач, хәтта миннән укуларың ничек, имтиханыңны бирдеңме, хәлләрең, кәефләрең ничек дип тә сорамыйлар иде. Һаман шул киленнәренең балаларына кием-салым алып, ашатып, үзләренә рәхәт таптылар. Шул балаларны яратмый башладым, абыйларым белән дә талаштым. Чөнки әти-әни гел: “Абыйларың фатир “снимать” итә, бала үстерә, аларга ярдәм итәргә кирәк”, – дип, эшләгән бөтен акчалары да шунда китә барды. Моңа түзә алмыйча өйдән чыгып киттем. Егетем Илнур белән сигез айлап бергә тордык, шул вакыт эчендә мин әти-әни янына ике тапкыр гына барып килдем. Мин киткәч, алар кайтуымны үтенеп, ялынып шалтыраттылар, без торган җиргә дә килеп минем белән сөйләштеләр. “Ул сиңа туры килми, бу егеткә ышанма, безгә ошамый ул”, – дип тукыдылар. Чыннан да шулай булып чыкты. Егетем бездә еш кунак булучы дус кызым янына китеп барды. Мине ташлады. Мин кире өйгә кайтырга мәҗбүр булдым. Әти-әнинең шатланганын күрсәгез, сагынганнар. Аңлаштык, елаштык, алардан гафу үтендем. Хәзер безнең гаилә бик дус, тату. Әти-әниемә каршы дәшмим, аларны борчымыйм. Гаиләмә кайтырга, яраткан кешеләремне кире кайтарырга ярдәм иткәне өчен Илнурга рәхмәт әйтәсем килә. Илнур, рәхмәт сиңа мине ташлаганың өчен. Мин хәзер тормышны аңлап яши башладым”.
Гүзәл, 22 яшь.

"Кәеф ничек?" гәзите

Категория: Между нами, девчонками | Просмотров: 408 | Добавил: Raisa | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Форма входа
E-mail:
Пароль:
меню раздела
Шоу-бизнес [26]
Что творится в татарском шоу-бизнесе
Новости [22]
Между нами, девчонками [28]
Секреты, советы, "сплетни", слухи
Концерты, мероприятия [5]
Тут вы можете ознакомится с афишой, а так же заказать билеты.
Моя страница
Мини чат
200
опрос
Какая песня из репертуара Айгуль туташ понравилась?

Всего ответов: 110
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0