Әтнәлеләр булдырды! - 13 Апреля 2010 - Сайт для девушек
Главная » 2010 » Апрель » 13 » Әтнәлеләр булдырды!
21:46
Әтнәлеләр булдырды!
12 апрель көнне Г. Камал исемендәге Дәүләт театрында Әтнә артистлары Т. Миңнуллинның "Мулла” исемле пьесасын сәхнәләштерделәр. Әтнә театры төрле шәһәрләр һәм районнар буйлап узган гастрольләрдән соң, Казанда йомгаклау спектаклен куйдылар. Барганда ук игътибарымны халыкның күплеге җәлеп итте. Төрле яшьтәге кешеләр Камал ягына агыла:кайсы чәчәк тоткан, кайсы танышларын эзли... Кыскасы, халык кайный. Премьера Польша самолеты авариясендә һәләк булган кешеләрне искә алудан башланды. Тәк, бик күңелле башланды бу... Дөрестән дә, мин инде күңелсез бер тамаша көткән идем. Исеме дә бит нинди? ”Мулла”... Минем күз алдыма иске карашлы мулланың кирәксез бер эшләре сурәтләнгән әсәр килеп баскан иде. Ләкин ялгышканмын. Чөнки әсәргә бик тирән мәгънә салынган. Спектакль барышында мин артистларның осталыгына шаккатып утырдым. Туфан абыйның бүгенге көн мәсьәләсен күтәреп язуы бик урынлы. Мин бит сезгә эчтәлеген дә сөйләимчә торам икән. Бер татар авылына яшькенә мулла килә. Авылның эшмәкәре аңа халыкны иманлы итәргә куша, чөнки авыл бик начар хәлдә: эчкечелек, караклык, фахишәлек таралган(бүгенге авыллар да шул хәлдә түгел мени?). Мулланың көче ташып тора, ләкин аның тырышлыклары бушка үтә, халык аңа иярми. Тора-бара ул үзенә тиң яр таба, Налимә исемле кызны явыз авыл егетләреннән коткарып кала. Ахыр чиктә авылны юк итәргә теләгән кеше дә иманга килә, балалар, гомумән, халык мәчеткә йөри башлый. Әлбәттә, моңа ирешү өчен Әсфәндияргә (мулла) бик күп каршылыклар аша үтәргә туры килә. Чыннан да, бу спектакльны карагач та, минем күңелемә бер сорау килеп керде: безнең яшьләр дә иман юлына бсарлармы икән? Эчкечелек, наркомания, фахишәлек кебек афәтләр бүгенге көндә дә нык таралган. Туфан абый шуны әйтергә тели безгә, яшьләр. Ә Әтнә артистларына бары тик афәрин!!! Алар әлеге әсәрне тамашачыга тиешенчә җиткерде. Халык бик еш кул чапты, сокланып утырдылар. Ахырдан барсы да басып кул чапты, чөнки алар моңа лаек!
Җыеп әйткәндә, мин бу спектакльгә барганыма үкенмәдем. Чын мәгънәсендә ял итеп, күңелләрем күтәрелеп кайтты.

Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 488 | Добавил: @AIGUL@ | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email:
Код *:
Форма входа
E-mail:
Пароль:
меню раздела
Шоу-бизнес [26]
Что творится в татарском шоу-бизнесе
Новости [22]
Между нами, девчонками [28]
Секреты, советы, "сплетни", слухи
Концерты, мероприятия [5]
Тут вы можете ознакомится с афишой, а так же заказать билеты.
Моя страница
Мини чат
200
опрос
Какая песня из репертуара Айгуль туташ понравилась?

Всего ответов: 110
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0